Казанда биш катлы йорттагы янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган

Янгын бүген Тынычлык урамы 20/7 йортта чыккан.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда биш катлы йорттагы янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган.

Янгын бүген кичке сәгать бишенчедә Тынычлык урамы 20/7 йортта өченче катта чыккан. Бу хакта «Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янган сүндерүчеләр фатирда 72 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.

2 кв метр мәйданда әйберләр янган. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.