Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада УМПО цехы җитәкчесенә атканнар
Зыян күрүченең мөрәҗәгатеннән соң тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгатылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә хезмәткәр Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе цехы җитәкчесенә пистолеттан аткан. Бу хакта «Башкортстан» ДТРК хәбәр итә.
Бу хәл 8 март көнне булган. Ир-ат берничә тапкыр машинага, ә аннары җитәкчесенең аягына аткан.
Зыян күрүченең мөрәҗәгатеннән соң тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгатылган.
«Россия Федерациясе Җинаять кодексының 115 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Травматик пистолет алынган, вакыйга билгеләре ачыклана», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Узган елның июлендә Уфада УМПОның топ-менеджерын үле килеш тапканнар. Предприятиенең коммерция директоры урынбасары Юрий Яшинны урлаган булганнар. Икенче көнне үк көч кулланган үлем билгеләре белән 57 яшьлек ир-атның мәетен Агыйдел елгасы аша күпер астында тапканнар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз