news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ир белән хатын һәм аларның нәни баласы ис газы белән агуланган

Гадәттән тыш хәл Суык-Чишмә авылындагы Үзәк урамда шәхси йортларның берсендә була.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Төнлә Татарстанда ис газы белән агуланган кечкенә балалы гаиләне хастаханәгә салганнар.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә икенче егерме минутта Зәй районының Суык-Чишмә авылындагы шәхси йортларның берсендә гаиләнең ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән.

29 яшьлек ир-ат, аның 27 яшьлек хатыны һәм өч яшьлек баланы Зәй районы үзәк хастаханәсенә озатканнар. Аларның өчесенең дә хәле уртача авырлыкта.

Әлеге гаилә йортта морҗа бозлану аркасында табигый һава алмашы бозылуы сәбәпле агулануы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Зәй прокуратурасы тикшерү башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100