news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Чаллыда өстенә тимер конструкцияләр төшкән эшченең үлемен тикшерә

Ир металл элементларын бушаткан чакта автомобильдән чәчелеп китеп алар аның өстенә коелган.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ» ). Тикшерү комитеты Чаллыда өстенә тимер конструкцияләр төшкән эшченең үлемен тикшерә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ике көн элек Автошәһәрнең бер предприятиесе территориясендә 43 яшьлек ир машинадан металл конструкцияләр бушата. Ниндидер мизгелдә алар чәчелеп китеп, эшче өстенә коелган. Ир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү башлап җибәргән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


news_right_1
news_right_2
news_bot