news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда әтисе һәм кызы һәлак булган янгынның сәбәбен ачыклыйлар

Ике яшьлек кыз бала һәм аның 40 яшьлек әтисе үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда әтисе һәм кызы һәлак булган янгынның сәбәбен ачыклыйлар

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда әтисе һәм кызы һәлак булган янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге факт буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Һәлак булганнарның мәетләре экспертизага җибәрелгән.

Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Александровка бистәсендә 8 февраль көнне көндез янгын булганлыгын хәбәр иткән иде. Янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр бала һәм ир-ат гәүдәләрен тапкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100