news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстанда яшәүче Казаннан 3 меңгә якын медицина битлеге алып чыкмакчы булган

Ир-атны «яшел» коридор буйлап Дүшәнбегә кадәр оча торган самолетка утырырга барганда туктаталар.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Таҗикстанда яшәүче Казаннан якынча 3 мең медицина битлеге алып чыкмакчы булган, әмма аны таможня хезмәткәрләре туктаткан. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Таможня хезмәткәрләре Таҗикстан гражданинын «яшел» коридор буйлап Дүшәнбегә кадәр оча торган самолетка утырырга барган вакытта туктата. Чит ил кешесенең багажында 2915 медицина битлеге һәм урт тешләргә пломба кую өчен каналга тутыра торган 3080 матдә табылган.

41 яшьлек ир-ат товарны аңа дусты бирүе һәм Дүшәнбедә яши торган абыйсына тапшырырга кушуын сөйләгән. Шулай ук ир-ат товарны декларацияләргә кирәклеген белмәве турында ышандырган.

Бөтен товарны алганнар һәм экспертизага җибәргәннәр, ә ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100