news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Лада» йөртүчесенең, каршы полосага чыгып, авария ясавы видеога эләккән

Юл-транспорт һәлакәте Киров дамбасында булды.

Казанда «Лада» йөртүчесенең, каршы полосага чыгып, авария ясавы видеога эләккән
очевидцы

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Видеорегистратор камерасына Казанда «Лада» йөртүчесенең, каршы полосага чыгып, автомобильгә бәрелүе эләккән. Видеоязманы шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Авария көндез, 8 февральдә, Киров дамбасында булды. Кадрларда «Лада»ның зур тизлек белән баруы күренә. Бер мизгелдә машина трамвай юлларына, аннан каршы як полосага чыга. Анда җиңел автомобиль белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100