news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләтара авиация комитеты Лаеш янында булган вертолет һәлакәтен тикшерә

Авиаһәлакәтнең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен махсус төзелгән комиссия эшли башлады.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Дәүләтара авиация комитеты Лаеш янында булган вертолет һәлакәтен тикшерә башлады. Анда Айрат Хәйруллин һәлак булды. Бу хакта мәгълүмат комитетның рәсми сайтында чыкты.

Авиакатастрофаның барлык сәбәпләрен ачыклау өчен махсус төзелгән комиссия эшли башлады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган җомгада Лаеш янында Bell-407 вертолеты һәлакәткә дучар булган. Һава судносы бортында өч кеше була — танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Хәйруллин, аның ярдәмчесе һәм пилот. Депутат һәлак була.





news_right_1
news_right_2
news_bot