news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда шәхси мунчада хатын-кыз үлгән

Хатын-кызның кинәт хәле начарланган.

(Чаллы, 10 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шәхси мунчада җыештыручы үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк матбугатта шәхси сауна бассейнында көчләп үтерү билгеләре булмаган хатын-кызның гәүдәсе табылуы турында мәгълүмат чыкты.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, тикшерү гадәттән тыш хәлнең Беляев урамында урнашкан шәхси мунчаларның берсендә булганлыгы ачыкланган. Саунада клиент түгел, ә эшкә килгән җыештыручы үлгән. Аның кинәт хәле начарланган.

«Аның гәүдәсе суда табылмаган, һәм ул тәгаен батмаган. Тикшерү дәвам итә. Суд-медицина экспертизасы уздырганнан соң нәтиҗә ясалачак», — диде Тикшерү комитеты вәкиле.



news_right_1
news_right_2
news_bot