news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда яшәүче ир-ат, әнисен үтереп, мәетен кисәкләргә аерган һәм урманга яшергән

Ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул сак астында.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерүчеләр фаразлавынча, гадәттән тыш хәл 4 гыйнвар кичендә булган: Чистайда яшәүче 38 яшьлек ир-ат әнисе белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында низаг купкан һәм ир-ат әнисен кыйнап ташлаган, шуннан соң йокларга яткан. Иртән торганда инде әнисе үлгән була. Ул аның мәетен кисәкләргә аерган һәм шәһәр территориясендәге урманга яшергән.

Икенче көнне этләрен йөртергә алып чыккан кешеләр хатын-кызның мәетен табып алган. Оперативниклар аның шәхесен ачыклаган һәм тиз арада җинаятьченең эзенә төшкән.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100