news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында 15 автомобиль һәлакәткә юлыккан

М7 автоюлының 916нчы чакрымында кыска вакыт эчендә берьюлы җиде юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында күз күреме начар булу сәбәпле 15 автомобиль юл-транспорт һәлакәтнә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кыска вакыт эчендә берьюлы 15 автомобиль катнашындагы җиде юл-транспорт һәлакәте М7 автоюлының 916нчы чакрымында булган.

Көндезге сәгать икенче яртыларда йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Фольксваген»га бәрелгән. Шуннан соң фура тагын берничә машинага килеп бәрелгән.

Авариянең җитдилегенә карамастан, анда берәү дә зыян күрмәгән.

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария шартлары билгеләнә.

«Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска, ә юлда хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайлап игътибарлы булырга өнди»,-дип мөрәҗәгать итәләр автомобильчеләргә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100