news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа штраф кертелде

Түләүле автомобиль юлы буйлап йөргәндә түләмәгән өчен штрафлар керткән федераль закон үз көченә керде.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә түләүле автомобиль юлы буйлап йөргәндә түләмәгән өчен штрафлар керткән федераль закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Документ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Түләүле автомобиль юлларыннан, автомобиль юлларының түләүле участокларыннан транспорт чараларында йөргәнгә түләүне үтәмәгән өчен» яңа12.21.4 маддәсе белән тулыландырыла.

Мондый хокук бозу өчен җиңел автомобиль йөртүчеләргә  — 1,5 мең сум, автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләргә 5 мең сум күләмендә штраф салына. 

news_right_1
news_right_2
news_bot