news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда тугыз катлы йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын һәлак булган

Янгын мәйданы 12 квадрат метр тәшкил итә, сәбәпләре ачыклана.

Чаллыда тугыз катлы йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын һәлак булган

(Казан, 10 гыйнвар,«Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда тугыз катлы йортта өлкән яшьтәге ир белән хатын янгында һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 15.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Яңа шәһәрдә 18/12 номерлы йортның беренче катында фатир януы турында хәбәр алынган.

Беренче югары ранг буенча урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Өч бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендәге җиһазлар һәм әйберләр януы ачыкланган.

Янгын сүндерү вакытында өлкән яшьтәге ир белән хатынның - 88 яшьлек хатын һәм аның 84 яшьлек иренең җәсәдләре табылган.

15.36 сәгатьтә 12 квадрат метр мәйданда янгын сүндерелгән. Фаҗиганең сәбәпләре билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100