news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШта тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясен 273 меңнән артык кеше йоктырган

Эпидемия башланганнан бирле АКШта коронавирус йоктыруның 22,1 миллионнан артык очрагы ачыкланган, 372 меңнән артык авыру үлгән.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). АКШта тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясенең 273 меңнән артык очрагы ачыкланган , 3735 кеше үлгән. Бу хакта федераль һәм җирле хакимият, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка ачык чыганаклар мәгълүматларын туплаган Джонс Хопкинс университеты хәбәр итә.

Университет мәгълүматлары буенча, узган 24 сәгать эчендә табиблар АКШта COVID-19 йоктыручыларның 273 854 очрагын теркәгән.

Хопкинс университеты мәгълүматларына караганда, эпидемия башланганнан бирле АКШта коронавирус йоктыруның 22,1 миллионнан артык очрагы ачыкланган, 372 меңнән артык авыру үлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100