news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, самолет төзексез булу сәбәпле, Дубай рейсы бер тәүлеккә тоткарлана

Барлык пассажирларны да кунакханәгә урнаштырганнар.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Идел буе транспорт прокуратурасы Казан – Дубай рейсы тоткарлану аркасында пассажирларның хокуклары үтәләме-юкмы икәнлеген тикшерергә кереште.

Ачыкланганча, «Flydubai» авиакомпаниясе рейсы Казаннан чәршәмбе көнне, 8 декабрьдә, 14.30 сәгатьтә юл тотарга тиеш булган. Әмма рейс бер сәгатькә тоткарланган: очкычның аэропорттан кузгалу вакытын 9 декабрьгә – 14.25 сәгатькә күчергәннәр. Рейсның тоткарлану сәбәбе – самолетның төзек булмавы.

Дубайга барлыгы 103 пассажир, шул исәптән ике бала очарга тиеш булган. Барлык пассажирларны да кунакханәгә урнаштырганнар.

«Транспорт прокуратурасы, кирәк дип тапкан очракта, әлеге уңайдан тиешле чаралар күрәчәк», - дип ачыклык керттеләр күзәтү ведомствосында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100