news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Алексеевск районында боз астына төшеп киткән балыкчыларны коткарганнар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, хәзерге вакытта елганың әлеге участогында бозның калынлыгы биш сантиметрдан артмый.

Татарстанның Алексеевск районында боз астына төшеп киткән балыкчыларны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районында боз астына төшеп киткән балыкчыларны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Алексеевск бистәсе янында – Чулман елгасында ике балыкчының боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Берсе судан үзе чыккан, икенчесенә иптәше ярдәм иткән. Алар, коткаручыларның килүен көтеп, боз өстендә калганнар.

Урынга һава мендәрендәге суднода 3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Алар ир-атларны яр буена алып чыгып, табибларга тапшырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, хәзерге вакытта елганың әлеге участогында бозның калынлыгы биш сантиметр тирәсе, ир-атлар боз астына төшеп киткән урында исә суның тирәнлеге өч метрдан артып итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100