news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Идел уртасында бозда калган ике балыкчыны коткарганнар

Ике ир-атны боз Кама Тамагы ягына алып киткән.

Татарстанда Идел уртасында бозда калган ике балыкчыны коткарганнар
Пресс-служба ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Идел уртасындагы бозда калган ике балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке сәгать җидедә 112 бердәм номерына республиканың Спас районындагы Ржавец авылы янында Иделдә ике балыкчы утырган боз киселүе хакында хәбәр килде. Боз Кама Тамагы ягына китә.

«Славир-9У» судносында гадәттән тыш хәл урынына ЗПСО №1 коткаручылары килде. 19.40тә балыкчыларны табалар. Аларны боздан ярдан ике чакрым ераклыкта «Славир-9У» судно бортына күтәрәләр.

Бер сәгатьтән соң аларны Болгарга алып килделәр. Медиклар ярдәме кирәк булмый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100