news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор караклыкның яңа төре турында кисәтә

Гражданнарга административ җәза билгеләү һәм штраф түләү таләбе турында ялган кәгазьләр килә башлаган.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Роспотребнадзор мошенниклыкның яңа төре турында кисәтә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гражданнар почта аша Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан чыгарылган карар ала, анда административ җәза билгеләү һәм штраф түләү таләбе турында әйтелә. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

"Россия почтасы" ярдәмендә гражданнар һәм юридик затлар административ җәза билгеләү турында карарлар ала. Янәсе, Роспотребнадзорның территориаль органнары тарафыннан административ штраф түләү турында карар чыгарылган һәм түләргә кирәк. Шул ук вакытта административ штраф түләү өчен реквизитлар Роспотребнадзор территориаль органы реквизитларына туры килми", - диелә хәбәрдә.

Әгәр чынлап та административ җәза билгеләнсә, карарда Россия Федераль казначылыгының территориаль органында аның счеты күрсәтелергә тиеш, башка юридик зат түләүне ала алмый, дип искәрттеләр.

"Административ штраф түләү турындагы таләпнең дөреслегенә шикләнгән очракта, Роспотребнадзорның тиешле территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк", - диелә материалда.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100