news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.

Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Доминикана Республикасында ял иткән вакытта юл һәлакәтенә очраган Татарстан туристларын Казанга кайтаруны оештырырга йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Рөстәм Миңнеханов зыян күрүчеләрне тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанга алып кайту мөмкинлеген өйрәнергә кушты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова билгеләп үткәнчә, туристларны кайчан кайтарачаклары билгеле түгел әле. «Хәзерге вакытта барысы да зыян күргән россиялеләрнең хәленә бәйле. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан туристларының хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли. Зыян күрүчеләрне Мәскәүгә кайтару белән, безнең белгечләр аларны Казанга алып кайтачак», - дип аңлатты Хәсәнова. Аның сүзләренчә, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан туристларының сәламәтлеген контрольдә тота һәм Доминикана Республикасының Игуэй шәһәрендәге дәвалау учреждениесе белән даими элемтәгә керә.

«Татар-информ» агентлыгы юл һәлакәтенең 26 ноябрьдә булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Россия туристлары утырган автобус йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган, барлыгы 51 кеше зыян күргән, шуларның дүртесе – татарстанлылар. Зыян күрүчеләр арасында Казаннан ирле-хатынлы Снежанна һәм Роман Ашмариннар да бар. Аларның туганнары агентлыкка Романга табиблар ярдәме таләп ителмәве, хатынының исә куллары һәм аяклары җәрәхәтләнүе хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100