news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесе ярты миллион сумлык алтын урлап качкан

Ир-атны тоткарлаганнар, ул үз гаебен тулысынча таныган.

Әлмәт кешесе ярты миллион сумлык алтын урлап качкан
архив/Рамиль Гали

(Әлмәт, 9 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Самара шәһәрендә полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүче 37 яшьлек Әлмәт кешесен тоткарлаган. Ул витринаны ватып, ярты миллион сумлык алтын урлап качкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кибеткә һөҗүм итү турында беренче хәбәр 27 ноябрьдә килә. Металлурглар проспектындагы сәүдә ноктасы хезмәткәре көн уртасында бер ир-атның керүе һәм пистолетка охшаган предмет белән янап, кассадан 6000 сум акча алып качуы турында сөйли. Бер көннән соң полиция хезмәткәрләре шундый өч җинаять турында хәбәр ала. Тасвирлама буенча, җинаятьне шул бер үк кеше кылган.

Совет Армиясе урамындагы азык-төлек кибетендә ир-ат ун кап тәмәке һәм бер мең сум акча урлаган. Киров проспектындагы оптика салонында ул 7000 сум акча алган була. Ике очракта да һөҗүмче пистолет белән янаган.

Полиция хезмәткәрләре әлеге очраклар буенча «талау нияте белән һөҗүм итү» маддәсе буенча өч җинаять эше һәм «талау»маддәсе буенча бер җинаять эше кузгаткан. Оператив-эзләү чаралары вакытында җинаятьченең шәхесен ачыклауга ирешәләр. Ул элек берничә тапкыр хөкем ителгән Әлмәт кешесе булып чыга. Хокук сакчылары аны яшәү урыны буенча тоткарлый. Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Әлмәтлене сак астына алдылар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100