news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үги әтисе үтерүеннән качып исән калган малайны хастаханәдән чыгарганнар

Бүген хастаханәдән баланы үз әтисе алып киткән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Татарстанның Менделеевск районында үги әтисеннән качып исән калган 12 яшьлек малайны хастаханәдән чыгарганнар. Моның турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бала хастаханәдән сәламәтлеге канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылды. Аны үз әтисе алып китте», - диделәр ведомствода.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, фаҗига 3 декабрьдә төнлә Менделеевскидагы йортларның берсендә булган. Ир-ат элеккеге хатынын, ике яшьлек баласын һәм 19 яшьлек үги улын пычак белән яралап үтергән. Хатын-кызның 12 яшьлек улы качып котыла алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100