Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирустан үлгән
Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 15 октябренә 839га җиткән.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанның тагын тугыз кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар биш хатын-кыз һәм дүрт ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирустан тугыз үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Covid-19 инфекциясеннән 1938, 1951, 1955, 1956 һәм 1959 елларда туган хатын-кызлар, 1942, 1958 (ике кеше) һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 15 октябренә 839га җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз