Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венада кешеләрне атып үтергән террорчы йөргән ике мәчетне ябалар
Җомга көнне ике мәчеттә дә полиция рейдлары үткәрелгән инде.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Үткән атнада Австрия башкаласы Венада кешеләргә утлы коралдан аткан террорчы йөргән ике мәчетне ябачаклар. Австриянең ORF телеканалы республика мәдәният министры Сюзанна Раабка сылтама белән шул хакта хәбәр итә. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы яза.
«Австрия Хөкүмәте фаразлавынча, Тәүһид һәм Милләтү Ибраһим мәчетләрендә исламның радикаль агымнары хакимлек итә һәм җинаять кылган ир-ат нәкъ менә шушы Аллаһ йортларында үзенең исламчыл карашларына хуплау тапкан. Җомга көнне ике мәчеттә дә полиция рейдлары үткәрелгән», — дип хәбәр итә агентлык.
Узган атнаның дүшәмбесендә җинаятьче Венада, шәһәрнең төп синагогасы Штадттемпель янындагы Шведенплатц мәйданы тирәсендә кешеләргә ут ачкан, аны полицейскийлар атып үтергән. Австрия хокук сакчылары моны теракт буларак бәяләгән, фаҗигадә дүрт кеше үлгән.
Атып үтерелгән террорчы — 20 яшьлек ир-ат Австрия һәм Төньяк Македония гражданлыгына ия булган, ул Калашников автоматы һәм мачете белән коралланган. Элегрәк ул Россиядә тыелган террорчылык берләшмәсенә кушылырга омтылганы өчен хөкем ителгән булган, әмма «тәртибем яхшы якка үзгәрде» дип ышандырып, вакытыннан алда иреккә чыгарылган, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз