news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән

Янгын Тәтеш районының Бисәр авылында бер шәхси йортта чыккан.

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке тугызынчы яртыда 112 бердәм номерына Бисәр авылында шәхси агач йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр йортны тикшергән вакытта ир-ат мәетенә тап булган. Хәзерге вакытта аның шәхесе ачыклана.

Кичке уннарда янгынны тулысынча сүндергәннәр. Хәзер аның сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot