Сайтта аралашканнан соң хөкем ителүче бер хатын-кызның 150 мең сум акчасын урлаган

Хатын-кыз хөкем ителүчегә автомобиль сатып алу өчен зур күләмдә акча күчергән.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Хөкем ителүче танышулар сайтында аралашканнан соң Казанда бер хатын-кызның 150 мең сум акчасын урлаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

28 яшьлек хатын-кыз танышулар сайтында бер ир-ат белән аралаша башлаган, ул колониядә җәза срогы үтүе хакында сөйләгән. Хатын-кызның моңа исе китмәгән һәм ул аралашуын дәвам иткән.

Соңрак ул яңа танышына автомобиль сатып алырга теләвен әйткән. Ир-ат аңа ярдәм итәргә вәгъдә биргән, бу өлкәдә танышлары булуын әйткән. Җәза срогын үтүче ир-ат хатын-кыздан 150 мең сум акча күчерүен сораган, тегесе шулай эшләгән дә. Шуннан соң ир-ат аның белән элемтәгә чыгудан туктаган. Хатын-кыз мошенник корбаны булуын аңлап алганнан соң полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар мошенникны бик тиз тапкан: ул авыр җинаять кылган өчен колониядә җәза срогы үтүче 26 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул үз гаебен таныган.

Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә белдерүләренчә, таныш булмаган кешеләрдән килгән теләсә нинди мәгълүматны җентекләп тикшерергә, таныш булмаган һәм шикле кешеләргә акча күчермәскә кирәк.