news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әлмәт энциклопедиясе» җитәкчесе, атказанган нефтьче Рәфыйк Әмирханов вафат

88 яшьлек Рәфыйк Әмирханов соңгы китабын язып бетерергә өлгермәгән.

«Әлмәт энциклопедиясе» җитәкчесе, атказанган нефтьче Рәфыйк Әмирханов вафат
Владимир Васильев

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, күп сандагы китаплар авторы Рәфыйк Әмирханов вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә тарихчы-археолог, профессор Альберт Борһанов сөйләде.

«Рәфыйк абыйның вафат булуы турында аның коллегасы — Әлмәтнең „Туган як“ клубы җитәкчесе Зәлия Хәбитова хәбәр итте. Рәфыйк абый күптән түгел миңа җил биләмәләре турында китап чыгарырга тиешлеген әйткән иде. Материалны өлешләп бирүен сорагач, карышты, китап итеп туплап бирәм, диде. Ул китабын язып бетерергә тиеш иде», — диде Альберт Борһанов.

Аның әйтүенчә, Рәфыйк Әмирханов олыгаю сәбәпле вафат булган. «Рәфыйк абыйның яше шактый иде. Ул дүрт ай туктамыйча эшләп утырды. „Җитеп торыр, ял ит“, — дип әйткән идем үзенә. Рәфыйк абый белән гел күрешеп тордык. Бик милләтпәрвәр кеше иде. Татар тарихын күтәреп чыккан шәхес ул», — дип искәртте ул.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары исеменнән Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты. «Урыны җәннәттә булсын», — диде ул хәбәрчегә.

Рәфыйк Әмирханов — Башкортстанның Бүздәк районында 1932 елда туган. Әлмәт шәһәрендә гомере буе нефтьче булып эшли. «Әлмәт энциклопедиясе»н оештыручыларның берсе, аның баш мөхәррире, фәнни җитәкчесе була. «Волость», «Уразметов как нефтяник» һ.б. китаплар авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot