Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кош гриппы сәбәпле, Яшел Үзән районында кошчылык фабрикасында карантин кертелде
«Залесный» агрофирмасында кош гриппы ачыкланган.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районында «Залесный» агрофирмасы территориясендә кош гриппы аркасында карантин кертелде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Олы Ключи авылында урнашкан «Залесный» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагындагы кошчылык предприятиесе территориясендә кошларда югары патогенлы грипп булганлыктан, чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», — диелә документ текстында.
Документ нигезендә Татарстан Республикасының аерым территориясендә кош-корт, кошчылык продуктлары, азык һәм азык өстәмәләре әйләнешенә, «чикләү вакыты туктатылганга кадәр», чикләүләр исемлеге расланды.
Шулай ук имин булмаган пункт чикләреннән 5 километр радиуста, Яшел Үзән районының Олы Ключи, Олы Яке, Олы Карагуҗа, Якты Күл, Иваново, Соловьевка, Каратмән, Кече Карагуҗа һәм Кызыл Кармыш авылларын да кертеп, куркыныч яный торган зона билгеләнде.
Моннан тыш, имин булмаган территория чикләреннән 10 километр радиуслы күзәтү зонасына Бишнә, Олы Күлбаш, Уразлы, Кече Ключи, Бело-Безводное, Раифа Садовый һәм Местечко бистәләре, шулай ук Яшел Үзән районының Сентяк, Чирючи, Никольское, Маевка һәм Үтәнгеш авыллары кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз