Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда суд "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эш буенча миллиардер Алексей Семинны читтән торып кулга алудан баш тартты
Казанның Совет районы суды тикшерүчеләр гаризасын икенче тапкыр карады
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районы суды тикшерүчеләрнең "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы җинаять эше фигуранты Алексей Семинны читтән торып кулга алу турындагы гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартты. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Район суды тикшерү органнары эзәрлекләүне башкару өчен төпле нигез тәкъдим ителмәгән дип тапты.
Искәртеп узабыз: Совет районы суды тикшерүчеләрнең Алексей Семинны читтән торып кулга алу турындагы гаризасын икенче тапкыр карый. Сентябрь аенда Татарстан Югары суды президиумы Совет районы судының "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эш фигуранты Алексей Семинны читтән торып кулга алу турындагы карарын гамәлдән чыгарды. Ул чакта суд беренче инстанция суды читтәп торып кулга алу турындагы карарны эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнмичә кабул иткән дип санаган иде. ТР Югары суды карары буенча, эш Совет районы судына яңа составта каралу өчен кире кайтарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз