news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча яңа максимум теркәлде

Пандемия башланганнан алып әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 215 453кә җитте.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясеннән 968 кеше вафат булган, бу – яңа максимум. Барлыгы 215 453 кешенең гомере өзелгән. РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына таянып шул хакта хәбәр итә.

Моннан алдагы рекорд 8 октябрьдә теркәлгән иде, кичә 936 кешенең вафат булуы хакында хәбәр ителде.

«Соңгы тәүлектә 968 үлем очрагы расланды. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Россиядә әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 215 453кә җитте», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot