"Мерседес" шоферы "зебрада" гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган

Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән юл аркылы чыккан.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). "Мерседес" шоферы җәяүлеләр кичүендә гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән Гаврилов урамында юл аркылы чыккан.Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, бала хастаханәгә барганда вафат булган.Фаҗиганең шартлары ачыклана