Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ир-атны кыйнап үтергән яшьләр алты ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителгән
Исерек яшүсмерләр тәмәке бирмәгән өчен ир-атны балалар мәйданчыгында кыйнаган.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә ир-атны кыйнап үтергән яшүсмерләр алты ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«14 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер «Аңлы рәвештә авыр зыян салып, кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Суд һәркайсына алты ел ярым төрмә билгеләде», - диде Шептицкий.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 3 июльдән 4 июльгә каршы төндә ике исерек яшүсмер 48 яшьлек салмыш ир-аттан тәмәке сораган, дип хәбәр иткән иде. Гозерләре кире кагылган яшьләр ир-атны җиргә егып салып, кыйный башлаган. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз