Казанда дүрт яшьлек бала һәлак булган урыннан видео чыкты

Кичә кич белән Гаврилов урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казанда юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео чыкты. Һәлакәттә дүрт яшьлек бала үлгән. Кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Гаврилов урамында баланың әбисе һәм бабасы белән Гаврилов урамында җәяүлеләр кичү юлыннан чыгып барганда аларны «Мерседес» бәрдергәнен хәбәр иткән иде.Бала табиблар автомобилендә хастаханәгә барганда вафат була.