news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 704 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән, - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

1947 һәм 1951 елларда туган ике ир-ат һәм 1950 елда туган бер хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 704 үлем очрагы теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100