news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне «Дәүләт хезмәтләре»ндә мәгълүмат урлауның яңа алымы хакында кисәттеләр

Шәхси мәгълүматлар мошенникларга эләккән очракта, дәүләт хезмәтләре сайтына керү паролен ашыгыч рәвештә үзгәртергә һәм бу хакта порталның техник ярдәм хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Мошенниклар россиялеләргә, имештер, дәүләт хезмәтләре порталыннан, техник өзеклеккә сылтау итеп, яңадан теркәлү һәм пошлина түләү тәкъдиме белән, поликлиникадан учеттан төшерү турында белдерү кәгазьләре җибәрә башлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мошенниклар кулланучыга сылтама буенча дәүләт хезмәтләре сайт-клонына керергә тәкъдим итә. Анда анкета тутырырга, поликлиниканы сайлап алырга һәм пошлина түләргә кирәк, дип ачыклык кертте банк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов.

Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр мәгълүматларны да белә, акча да үзләштерә. Иң яманы шунда, мошенниклар, кулланучының логинын һәм паролен белеп, кредит яки микрозайм рәсмиләштерә ала.

Гражданнарга порталның адресын җентекләп тикшерергә, ә мондый белдерү кәгазе алганнан соң медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Моннан тыш, Кузнецов искәрткәнчә, дәүләт поликлиникасына беркетү - бушлай.

Шәхси мәгълүматлар мошенникларга эләккән очракта, дәүләт хезмәтләре сайтына керү паролен ашыгыч рәвештә үзгәртергә һәм бу хакта порталның техник ярдәм хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100