news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина бәрелешкәч, унбер кеше имгәнгән

Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, имгәнгән ун кешенең берсе авыр хәлдә.

Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина бәрелешкәч, унбер кеше имгәнгән

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина катнашында авариядә 11 кеше, шул исәптән 1 бала зыян күргән. Имгәнүчеләрне Казан хастаханәләренә илтәләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, имгәнгән ун кешенең берсе авыр хәлдә, аны алырга дип авария урынына санавиация вертолеты киткән.

Шулай ук, зыян күргән кешеләр янына Республика хастаханәсенең Катастрофалар медицинасы үзәге бригадалары юл тоткан. Имгәнгән баланы алырга Республика балалар хастаханәсе табиблары киткән.

Бүген иртән Казан-Оренбург трассасында Ford микроавтобусы һәм Honda җиңел машинасы бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, җиңел машина руле артындагы кеше вафат булган, автобусның 11 пассажиры, шул исәптән бала тән җәрәхәтләре алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100