news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче күп балалы ана суд каршына басачак

Өлкән балаларның тәнендә кыйнау һәм пешкән эзләрне әбиләре күреп ала һәм шунда ук табибларга мөрәҗәгать итә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче күп балалы ана суд каршына басачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлаганча, 2020 елның җәендә республиканың Тәтеш районы Вожжи авылындагы өч баласы булган 25 яшьлек әни кеше биш һәм дүрт яшьлек сабыйларын даими рәвештә кыйнаган һәм тәннәрендә тәмәке төпчеген сүндергән.

Балаларның тәнендә пешкән һәм кыйналган эзләрне әбиләре күреп ала. Ул - табибларга, ә табиблар, үз чиратында, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Балаларны социаль приютка алалар, ә хатын-кызга тикшерү вакытында чыгып китмәү турында белешмә бирелә . Ваемсыз әни кешегә карата «Газаплау» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100