Татарстанда төнлә чыккан янгыннан өлкән яшьтәге әбине күршеләре коткарган

Авылдашлары йортка ут капканны күреп, тәрәзә аша кереп, 82 яшьлек хатын-кызны уятып, урамга алып чыкканнар.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда күршеләре төнлә чыккан янгыннан өлкән яшьтәге әбине коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнге дүртенче яртыда ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Нурлат районы Салдакай авылының Үзәк урамында йорт януы турында хәбәр алынган.

Ике минуттан соң «Агроразвитие» комплексы ирекле янгын сүндерүчеләре урында булган. Янгын чыккан йорт күршеләре янгынны күрүгә үк, өйгә тәрәзә аша кереп, 82 яшьлек хуҗабикәне уятып, аны урамга алып чыкканнар.

Бу вакытка ут йортны, шулай ук сарай, мунча һәм җәйге кухняны ялмап алган.

Янгын сүндерүчеләр бер сәгатькә якын ут белән көрәшә. Янгын мәйданы 182 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин булуы ачыкланган.