news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат

Аны бүген Мамадыш районы Югары Козгынчы авылында җирлиләр

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бик күп популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат булган. Бу турыда «Шәһри Казан» газетасы хәбәр итте.

Билгеле булганча, соңгы елларда Гөлназ яман чир белән авырды. Бер тапкыр авыруны җиңгән дә кебек иде, кызганыч, тагын бер сынау узарга язган булган. Дуслары — җырчылар, шагыйрәләр аңа ярдәм итү йөзеннән берничә тапкыр хәйрия концертлары оештырган иде, диелә бу хәбәрдә.

Гөлназны бүген — Мамадыш районы Югары Козгынчы авылында җирлиләр. Бу хакта үзенең инстаграмдагы аккаунтында Айгөл Бариева хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot