news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия төбәкләрендә урман янгыннарын сүндерүгә өстәмә акча бүлеп бирергә кушты

Якутиядә урман янгыннары 1,1 млн гектарга таралган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан урман янгыннарын сүндерү өчен акча һәм техника бүлеп бирү бурычын куйды. Дәүләт башлыгының йөкләмәләре исемлеге Кремль сайтында чыкты. 

«РФ Хөкүмәтенә… РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан Россия Федерациясе субъектларында урман янгыннарын сүндерү һәм урманнарда янгын куркынычын мониторинглау буенча чараларны финанс белән тәэмин итүгә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне тәэмин итәргә, шулай ук Россия Федерациясе субъектларын урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүгә», диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Бу эшне башкаруда РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.

Бу җәйдә урман янгыннары аркасында Россиянең сигез төбәгендә гадәттән тыш хәл режимын керттеләр. Янгынга каршы махсус режим 61 субъектта гамәлдә.

Иркутск өлкәсендә 110,3 мең гектар урман яна, Красноярск краенда — 3,5 мең гектардан артык, Кострома өлкәсендә — 2 мең гектар. 

Иң катлаулы вәзгыять Якутиядә күзәтелә. Урман янгыннары 1,1 млн гектарга таралган. Төбәктә барлыгы 159 урман янгыны бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100