news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Жигули» машинасы юл читенә төшеп киткән

Фаҗига республиканың Алабуга районы Илмәт авылында булган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Жигули» автомобиле юл читенә төшеп киткән, пассажиры һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Фаҗига кичә кичке сәгать алтыда республиканың Алабуга районы Илмәт авылында булган.

7нче модельле «Жигули» руленә исерек хәлдә утырган 43 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән.

Нәтиҗәдә, автомобильнең 42 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot