news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан өч кешенең гомере өзелгән

9 июльгә республикада коронавирустан барлыгы 560 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коронавирустан 1950 елда туган бер хатын-кыз, 1951 һәм 1952 елларда туган ике ир-ат үлгән.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклашабыз.

9 июльгә республикада коронавирустан барлыгы 560 үлем очрагы теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100