news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән

Авариягә очраган машинада 20-22 яшьлек егетләр булган.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Менделеевск районының Ык Тамагы авылы янындагы авариядә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше зыян күргән.

Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, Hyundai машинасы юлдан кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.

«Автомобильдә 20-22 яшьлек егетләр иде. Барысы да кысылып калган, үзләре генә чыга алмады. Коткаручылар чакырырга туры килде. Йөртүчесе һәлак булды, калган дүртесен табиблар хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot