news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарлары отрядлары радикалларны үз территорияләренә кертми

Россия мөселманнары хәйрия патриотик фонды бу көннәрдә Әфганстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә медицина препаратлары һәм бәйләү чаралары тапшырды.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның төньяк провинцияләрендә, нигездә, әфган татарлары яшәгән өлкәләрдә, хөкүмәт көчләре һәм боевиклар арасында сугыш бара. Моннан тыш, радикаль агымдагы хәрби төркемнәр активлашкан. Әфганстан татар җәмгыяте үз территорияләрен саклау өчен отрядлар оештырды, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына шундый бер отряд командиры.

«Минем отрядта 350дән артык солдат бар, күбесе татарлар. Без Саманган провинциясе чикләрендә торабыз, көрәштә безгә махсус миссия йөкләнгәнен аңлыйбыз. Аларның максаты — бөтендөнья радикаль халифәте», — диде ул.

Командир «террористик куркыныч Россиягә дә янавын аңлыйбыз», ди. «Ә анда безнең өлкән туган — Татарстан, безнең ватандашлар, без аларны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Һәм, әлбәттә, бу радикаль чир шунда үтеп кермәсен өчен, без бөтен көчебезне куячакбыз. Татарстандагы туганнарыбызны безнең өчен һәм һәлак булган солдатларның рухы өчен дога кылуын сорыйбыз», — диде ул.

Казанда һәм Кабулда вәкиллекләре булган Россия мөселманнары хәйрия патриотик фонды бу көннәрдә Әфганстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә медицина препаратлары һәм бәйләү чаралары тапшырды. Бу әйберләр аларга хәзер бик кирәк һәм җитешми.

«Кызганыч, Әфганстан 40 елдан артык сугыш хәләтендә яши. Шуңа да карамастан, Әфганстанның зур төбәкләре имин тормышта. Инфраструктура проектлары тормышка ашырыла — юллар, буалар, күперләр, энергетика объектлары төзелеше бара. Сәүдә-икътисади эшчәнлек үсә», — ди Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Ул массакүләм мәгълүмат чараларында хәзерге вакытта Әфганстанда барган хәлләрне яктырту турында борчыла. «Чынбарлыктан ерак мәгълүмат күп бирелә. Массакүләм мәгълүмат чаралары тикшерелгән мәгълүматны гына чыгарырга, үз материаллары өчен җаваплы булырга тиеш», — диде Рөстәм Хәбибуллин.

  • «Интертат» сайтында Әфганстандагы вакыйгаларга күзәтү чыкты. «Әфганстанны беркемнең дә җиңгәне юк»: АКШ әфганнан китә, Россия сөйләшүләр башлады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100