news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Тукай районында зират янында «Ока» машинасы янган

Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанда Тукай районында зират янында «Ока» машинасы янган

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанда зират янында «Ока» машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген республиканың Тукай районындагы Түгәрәк Кыр  бистәсе янында җирле зират артында «Ока» автомобиле янган. Әлеге хәбәр кизү частенә 14.10 сәгатьтә алынган. Ун  минуттан  72нче янгын-коткару бүлегенең 15нче янгын-коткару отряды урынга килеп җиткән. Берничә минут эчендә ут капкан автомобильне сүндергәннәр, ә хуҗасына психологик ярдәм күрсәтелгән.

«Ока» тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбе машинаның системалары, механизмнары һәм узелларының төзек булмавы дип билгеләнгән.

Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100