news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лада» автомобиле 14 яшьлек үсмерне бәрдергән

Юл һәлакәте кичә иртән Белинский урамындагы 38нче йорт ишегалдында булган.

Казанда «Лада» автомобиле 14 яшьлек үсмерне бәрдергән

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Казанда «Лада» автомобиле 14 яшьлек үсмерне бәрдергән. Бу хакта Казан шәһәре юл-патруль хезмәте полкы Муниципаль хезмәтенең Инстаграм социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Кичә иртән Белинский урамындагы 38нче йорт ишегалдында 14нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе 14 яшьлек велосипедчыны таптаткан», - дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре юл-патруль хезмәте полкы Муниципаль хезмәтендә.

Авария урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Алар малайны (ул велосипедтан егылып аягын бәргән) караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot