Транспортның караңгылатылган тәрәзәләренә иртәгәдән Татарстанда игътибар зур булачак

Ягъни автомобиль тәрәзәләренә ябыштырган кара пленкаларга каршы 1 айлык көрәш игълан ителә
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Тәрәзәләрен караңгылаткан автотранспортта йөрүчеләрне кисәтү эшенең яңасы башланырга тора: иртәгәдән Татарстан территориясендәге транспорт чараларының йөртүче өчен күз күремен киметә торганнарына каршы көрәш буенча айлык игълан ителә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.

“Тонировкалы”, ягъни караңгы тондагы тәрәзәле машиналарда җилререргә яратучылар хәзер, каршына чыгып инспектор туктаткан саен 100 сум штраф түләргә тиеш була. РФ Дәүләт Думасы икенче укылышта РФ административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп, рульдәге кешенең күз күремен чикли торган караңгы тәрәзәле машиналарда барган өчен штрафны 500 сумга кадәр арттыру турында закон кабул итте. Сентябрь аенда исә ул Федерация Советы каралышына, аннары РФ Президенты раславына тапшырыла.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, автомобильнең алгы тәрәзә пыяласы яктылыкны 75 проценттан кимрәк һәм ян тәрәзә пыялалары 70 проценттан кимрәк булса, андый транспортта йөрү тыела. Бу, барыннан да элек, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның, рульдәгеләрнең һәм җәяүлеләрнең, иминлеген күздә тотып эшләнә.