news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урлашкан һәм участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар

Ир-ат качарга омтылган, ләкин аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда урлашкан һәм участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Биектау районы полициясенә трактордан әйбер урлау турында хәбәр итәләр.

Урынга килгән участок полициясе хезмәткәре «УАЗикка» утырып трактор яныннан китеп баручы ике ир-атны күреп ала. Полицейский аларны туктатырга тырыша, әмма шофер аны бәрдерә һәм ике метр чамасы сөйрәп алып бара. 

Йөртүчене тиз арада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Участоковыйны бәрдерү буенча материаллар республиканың Тикшерү комитетына юлланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100