news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан бирле балалар шуклыгы аркасында алты янгын чыккан

Ел саен республикада янгыннарда якынча сигез бала һәлак була.

Татарстанда ел башыннан бирле балалар шуклыгы аркасында алты янгын чыккан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Татарстанда ел башыннан бирле балалар шуклыгы аркасында 6 янгын чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев әйтте.

Ул ел саен республикадагы янгыннарда якынча сигез баланың һәлак булуын, 20дән артык баланың имгәнүен әйтте.

«Янгында балалар һәлак булуның төп сәбәбе — сабыйларның ут белән шаяруы, мәсәлән шырпы, зажигалкалар белән уйнау. Моннан тыш, балаларны караучысыз калдырганда да янгыннар еш була», — диде Сергеев.

Ул сөйләгәнчә, быелгы янгыннарда ике бала һәлак булган, алтысы яраланган. Ике янгын да шәхси йортта булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100