news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һәлакәткә очраган самолет пилотының очарга рөхсәте булмаган

Фаҗигадә очучы үзе һәм пассажир хатын-кыз һәлак булды

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда һәлакәткә очраган самолетны очучы ремонтлау өчен аэродромга алып килгән булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

«Ул самолетның шассиларын төзәтергә тиеш булган, шуңа күрә очып китү полосасында самолетта йөргән. Ниндидер сәбәп аркасында ул рөхсәтсез очып киткән һәм берничә чакрымнан соң һәлакәткә очраган», — диде Захаров.

Алдарак «Татар-информ» Әлмәт районында Кәләй авылы янында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очравын язган иде. Фаҗигадә очучы һәм пассажир хатын-кыз һәлак булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot