news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрады, үлүчеләр бар

Фаҗигадә үлүчеләрнең шәхесен ачыклыйлар.

Татарстанда җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрады, үлүчеләр бар
Татарстан прокуратурасы

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 12:45 сәгатьтә Әлмәт районында Кәләй авылы янындагы трасса тирәсендәге кырда «Ермак» җиңел моторлы самолеты һәлакәткә очраган.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Аларның шәхесе ачыклана.

«Ут капмасын өчен, янгын сүндерүчеләр күбек сиптерде, ә соңыннан коткаручылар белән бергә кешеләрнең мәетләрен чыгарды», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot